16 февраль 2017 яңалыклары
-
Азнакайда “Кара лалә” һәйкәле яңартылды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгаруга 28 ел тулды. Шул уңайдан районыбызда күп кенә чаралар узды. Һәрвакыттагыча, азнакайлылар тантаналы митингка җыелды. Ул реконструкция үткәрелгән "Кара лалә" һәйкәле янында узды. Лиза Нурлыева фото, видеорепортажы
-
Ялгыз азнакайлылар, әйдәгез, танышабыз!
Бүген кичке алтыда Яшьләр үзәгендә ЗАГС бүлеге каршында эшләп килүче "Пар канатлар" клубы белән берлектә "Бер күрүдә ярату" күңел ачу мәҗлесе оештырыла. Әгәр сез парсыз һәм гомерлек ярыгыз булырдай кешегезне эзлисез икән, кичәгә килегез. Бәйрәм мохите сезне бер-берләрегезгә тагын да якынайтыр, бәлки әле эзләгән кешегез дә шунда табылыр. Ахырда Гашыйклар...
-
Азнакайның «Калинушка» халык ансамбле рус хор музыкасы фестивалендә лауреат булды
Казанда узган А.В.Котков исемендәге XXVI ачык рус хор музыкасы фестивалендә Тәзкирә Хөсәенова җитәкчелегендә Азнакайның «Калинушка» халык ансамбле лауреат булды. Чирек гасыр дәвамында фестивальдә республиканың иң танылган хор коллективлары һәм ансамбльләре чыгыш ясый.